Роспотребнадзорда ковид һәм грипп белән авырганда үлем-китем дәрәҗәсен чагыштырдылар
Коронавирус инфекциясе белән чирләгәндә үлем-китем дәрәҗәсе грипп белән авыргандагыга караганда югарырак, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулардан интегүче кешеләр өчен ковид аеруча зур куркыныч тудыра. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Эпидемиология Үзәк фәнни тикшеренү-институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән хәбәр итә.
«Коронавирус белән чирләгәндә үлем-китем дәрәҗәсе грипп белән авыргандагыга караганда берникадәр югарырак, әмма бу, нигездә, өлкән яшьтәгеләргә кагыла», - диде Пшеничная.
Ул ачыклык керткәнчә, коронавирус, беренче чиратта, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулардан интегүче кешеләр өчен куркыныч тудыра. Нәкъ менә әлеге категориягә караган кешеләрдә коронавирус инфекциясе генә түгел, грипп, ОРВИ кичергәннән соң да өзлегүләр булырга мөмкин, дип искәртте белгеч.