Казанда автобуста полиция бүлегенә барганда качкан ир-атны тотканнар
Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат хокук бозган өчен күзәтү астында булган. Ул тәртипсез яшәү рәвеше алып барган һәм кагыйдәләрне үтәмәгән.
«Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча, кичә тәртип сакчылары режимны бозган өчен аны автобуста полиция бүлегенә алып барган. Шул вакытта ир-ат качкан.
Чыганак мәгълүматлары буенча, ир-ат тоткарланган һәм полиция бүлегенә китерелгән.