Камилә Вәлиева Овечкин Кубогында күрсәтмә номеры башкарды
Шимбә көнне хоккей буенча Овечкин кубогы кысаларында легендалар матчы уза. Анда Россиянең танылган хоккейчылары Александр Якушев, Вячеслав Фетисов, Александр Овечкин, Алексей Жамнов, Илья Ковальчук катнашачак.
Легендалар матч алдыннан Красногорскида Владимир Петров исемендәге арена бозында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева чыгыш ясады. Спортчы «Аватар» фильмындагы музыкага күрсәтмә номерын бер ялгышусыз башкарды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.