Лаеш районы Сингел авылы халкы клуб салуны сорап район башлыгына гариза язган
Лаеш районы Сингел авылы халкы авылда мәдәният йорты салуларын сорый. Бу мәсьәләне авылдашлары исеменнән Гөлсөя Сафина күтәреп чыккан. Ул район башлыгы Илдус Зарипов исеменә гариза язып, 130 имза да җыйган.
«Безнең авылдан да күпкә кечкенәрәк авылларда клублар төзелде. Яшь-җилкенчәк кая барырга белмичә, тукталышта җыелып кәеф-сафа корып утырырга мәҗбүр. Авылыбызда яшьләр дә юк түгел. Безнең дә башка авыллар кебек күңел дә ачасы килә. Кинәнеп Яңа ел, 8 март, Әниләр көне, Өлкәннәр көне һәм башка бәйрәмнәрне үткәрер идек», – ди ул.
«Татар-информ» хәбәрчесенә Лаеш муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәтендә Сингел авылында клуб салу 2025 елгы планга кертелгән дип әйттеләр.
«Мәдәни объектлар төзү безнең өчен бик мөһим. Мәдәният йортлары, беренче чиратта, халык күп булган җирдә төзелә. Әйтик, быел Столбище авылында яңа объект ачылды, Никольское авылында мәдәният йорты төзекләндерелде. Хәзер Орел авылында капиталь ремонт бара. 219 кеше теркәлгән Сингел авылында мәдәният йортын төзү 2025 елда планга кертелгән», – дип җавап бирде район башлыгының матбугат хезмәте.
Шулай ук, матбугат хезмәте белешәмәсе буенча, 2023 елда Чирпы авылында капиталь ремонт, Габишево авылында яңа мәдәният йортын төзү планлаштырылган. 2024 елда Шуран авылында төзелеш, Нармонка авылында капиталь ремонт булачак, дип хәбәр итте матбугат хезмәте.