Россиядә тәүлек эчендәге Covid-19 очраклары 1 майдагы иң югары күрсәткечкә якынлашты
Россиядә коронавирус инфекциясеннән авыручылар саны, хастаханәгә салу очраклары һәм үлүчеләр саны арта. Мәсәлән, узган тәүлек эчендә ачыкланган яңа пациентлар саны 1 майдан бирле максималь булды. Бу хакта федераль оперштабка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Алдагы 24 сәгать эчендә Россиядә 6 391 Covid-19 очрагы расланган, ә кичә көндез ул 5 685 булган. 20 июльдә 42 кеше, 19 июльдә 37 кеше һәлак булды.
Хастаханәгә салган кешеләрнең саны үсеше дә билгеләнә – 1 195 кеше. Моңа кадәр мондый 1 110 авыручы булган. Оперштабта үсешне +7,7 процент дип исәпләп чыгарганнар.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт төбәкләргә ковидка каршы чаралар, саклану чаралары запасларын һәм вакцинацияләүнең эшләүче пунктлары санын бәяләргә кушты. Шулай ук субъектларга вируска каршы вакцинация үткәрү турында мәгълүмати кампанияне көчәйтергә кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар һәм профильле органнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән иде. Үз мөрәҗәгатендә ул төбәктә вакцинация темпларын арттырырга чакырды. Президент сүзләренә караганда, бу Татарстанга көзге-кышкы чордагы төрле вируслардан куркыныч янаган чорда авырулар санының кискен артуыннан котылырга ярдәм итәчәк.