Иркутск Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете булды
Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев Иркутск Җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазы укыды. Ул дин тотучыларны сәламләп, Корбан бәйрәме белән котлады. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.
Үзенең вәгазендә мөфти корбан чалу хаҗиларның Аллаһ Тәгалә каршындагы бурычы булуын билгеләп үтте. «Корбан итен ярлылар һәм мохтаҗларга тараткан өчен дин тотучылар Аллаһы Тәгаләдән бүләк ала. Ит өч өлешкә бүленә: бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга; икенче өлеше ярлылар һәм мохтаҗларга бирелә; өченче өлеше үз гаиләңә кала, әмма иң яхшысы итне ярлылар һәм мохтаҗларга бирү», – дип сөйләде мөфти.
Мөфти шулай ук РФ Президенты Владимир Путин, Иркутск өлкәсе Губернаторы Игорь Кобзев, Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Александр Ведерников, Иркутск шәһәре мэры Руслан Болотов, Дәүләт Думасы депутаты Михаил Щапов, Иркутск шәһәре Думасы рәисе Евгений Стекачев, Россия мөселманнарының Дини җыенының башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар исеменнән котлауларны укыды.