Казанда ике машина бәрелешкән, бер кеше имгәнгән
Бүген Казанда Чистай һәм Бондаренко урамнарындагы юл чатында Тoyota һәм Hyundai Solaris автомобильләре бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтен шаһитлар видеога төшергән.
«Татар-информ» агентлыгына Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынына табиблар килгән. Алар Toyota автомобиле пассажирын төрле имгәнүләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.
Hyundai автомобиле йөртүчесе автомобилен калдырып, һәлакәт урыныннан киткән.