Мәскәүдә Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе булды
Мәскәүдә РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе булды
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алдылар. Мәрхүмнең якыннары һәм хезмәттәшләре аның тормышыннан һәм карьерасыннан иң якты мизгелләрне искә төшерде. Бу хакта башкала татар автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Ренат Ибраһимовның туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды. Алар артистның иҗади һәм тормыш юлын искә төшерде. Катнашучылар танылган артистның гадәттәге тормышта ихлас мөселман, яраткан ир һәм әти, игелекле һәм ярдәмчел кеше булуын искәртте һәм аның белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты», - диделәр автономиядә.
Җырчы озак еллар Мәскәү татарлары автономиясе президиумы әгъзасы булып торды, күп кенә мәдәни проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Кичәгә төрле милләт һәм конфессия вәкилләре җыелган, алар мәрхүмнең рухы өчен дога кылды.
Ренат Ибраһимов бу елның 14 маенда кинәт йөрәк өянәгеннән вафат булды. Икенче көнне Мәскәүдә аның белән хушлашу мәрасиме булды. Аны Волков зиратында җирләделәр.