Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы саклана
Иртәгә, 29 июньдә, Татарстан территориясендә коры һәм салкынча һава торышы сакланачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана.
Төбәктә һава температурасы төнлә +4..+9 градус (Казанда - +7..+9) булачак. Көндез һава температурасы +15..+20 градуска (республика башкаласында - +18..+20) кадәр күтәрелә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, метеорологлар мәгълүматлары буенча Татарстанга берничә көнгә салкыннар килә.