"Кешеләр гадәти булмаганны ярата". Амстердамдагы Казан кызлары дөньяга татар моңын таныта
Амстердамда яшәп иҗат итүче Алия Исхакова һәм Юлия Гобәйдуллина "Моң" дуэты булдырып, интернетта татарча онлайн концертлар уздыра, төрле милләт кешесен татар музыкасы белән таныштыра. Кызлар Азатлыкка классик татар музыкасы ноталарын эзләү маҗаралары, татар музыкасының үзенчәлекләре турында сөйләде.