ЮХИДИ Казанда баланы бәрдерү шаһитларын эзли
Дәүләт автоинспекциясе Казандагы Копылов һәм Побежимов урамнары киселешендә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
24 июнь көнне 18:25 сәгатьтә автомобиль йөртүче көйләнә торган җәяүлеләр юлын чыгып баручы 12 яшьлек малайны бәрдерә. Шуннан соң машина йөртүче вакыйга урыныннан кача. Юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләрне +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48 телефоннары аша элемтәгә керүләрен сорыйлар.