Татарстанда тагын 95 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның яңа 95 очрагы ачыкланган, моңа кадәр ике көн рәттән 98 авыру теркәлгән булган. Стопкоронавирус.рф сайтында шундый мәгълүматлар урнаштырылган.
Шул ук вакытта хастаханәдә дәвалау таләп ителгән авыручылар саны кимегән: хастаханәләргә 20 кеше китергәннәр. Алдагы тәүлектә мондый 45 авыру булган.
2022 елның 13 июненә алынган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле 151 461 авыру очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 146 855 кешесе бу чирдән савыккан, соңгы тәүлектә 52 сәламәтләнгән.
Бер көн эчендә төбәктә коронавирустан үлгән бер генә кеше дә рәсми рәвештә теркәлмәде. Шулай итеп, республикада Covid-19 чиреннән вафат булучылар саны элеккечә кала – 1995.