Сызрань шәһәрендә Сабантуй 4 июньдә була
4 июньдә 11.00 сәгатьтә Сызрань шәһәрендә Горький исемендәге паркта татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй узачак.
Күпмилләтле халык яши торган Сызрань шәһәрендә Сабан туе 1993 елдан үткәрелә һәм күптән гомумшәһәр бәйрәменә әверелде. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәм программасында шәһәрнең иҗади коллективлары, Татарстанның халык артистлары һәм республиканың Биектау районы коллективы чыгышы, билбаулы көрәш һәм башка ярышлар, татар халык уеннары, сәүдә, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе кертелгән.