Кытай Россия пассажир ташучыларының Boeing һәм Airbus самолетлары өчен һава киңлеген япты
Кытай Россия пассажир ташучыларының «Авиастар Ту» һәм iFly Boeing һәм Airbus самолетлары өчен һава киңлеген ябу турында игълан итте. РБК үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, тыю «ИКАО/ИАТА таләпләренә туры килүдән туктаган» авиалайнерларга кагылган.
Басма чыганакларының берсе искәрткәнчә, май аенда Кытай хакимияте барлык авиакомпанияләрдән үз самолетларының электрон досьесын актуальләштерүне таләп итте. Россия ягы бу таләпне үтәде, әмма чит ил бортларының рәсми рәвештә чит илдә теркәлүдән төшерелүен раслаучы документларны тапшырмаган.
Шуңа бәйле рәвештә Кытай хакимиятләре, халыкара авиазаконнарны үтәп, мондый самолетларда очудан баш тарткан.