Сарман районыннан 1415 бала җәйге лагерьларда ял итәчәк
Сарман районында яшәүче балаларның күпчелеге җәйге лагерьларга барачак. Җәйге каникуллар чорында районнан барлыгы 1595 бала лагерьларда ял итәргә тиеш. Иң күбесе 21 көнлек көндезге (мәктәп алды) лагерь сменасына туры килә. Анда 730 бала ял итәчәк. 330 бала шундый ук лагерьның җиде көнлек сменасына бара.
Стационар лагерьларда да берничә төрле смена каралган. Профильле смена ике төрле дәвамлыкта булачак. Аның 18 көнлегенә 180 бала барса, җиде көнлегендә 100 бала булачак. Бу турыда «Сарман» газетасы хәбәр итә.
Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең балалары шундый ук лагерьларда 21 көн дәвамында ял итә ала. Андыйларга 60 квота бүленеп бирелгән. Ә менә коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләренең балалары азрак санда – алар нибары унау.
18 көнлек сменалы хезмәт һәм ял лагерьлары районнан 150 бала барачак, дип фаразлана. Төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калучы балалар өчен стационар лагерьлардагы җиде көнлек сменада биш бала катнашачак, дип көтелсә, 21 көнлегенә ике тапкыр күбрәк бала барачак.
Палатка тибындагы лагерьларга җиде көнлек махсус сменага Сарман районыннан егерме бала ял итә ала. Җәйге лагерьларда ял итүче һәрбер балага Татарстан Республикасы (күпчелеге) һәм җирле бюджетлардан акча бүленеп бирелә.