Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды
Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Идел буе Болгары балалар күзлегеннән» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Килүчеләр игътибарына Казан шәһәренең «Адымнар-Казан» берләшмәсенең Әлфия Зәйнуллина балалар дизайн студиясендә иҗат белән шөгыльләнүче 6-10 яшьлек балаларның эшләре тәкъдим ителә. Картиналар Идел буе Болгар дәүләтенең тарихы һәм мәдәнияте турында балаларның сәнгатьчә фикерләвенә багышланган. Бу турыда «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.
Эшләр аппликация техникасы, пластилин, пайеткалар һәм стеклярус кулланып башкарылган.