Азнакай егете көрәш буенча республика чемпионаты призеры булды
Алабуга шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Ике көн дәвамында барган ярышларда Азнакай шәһәренең "Лидер" спорт мәктәбе директоры Руслан Гәрәев бронза медаль яулады.
Анда республиканың 21 районыннан иң көчле спортчылар җыелган иде. Бу турыда «Маяк» газетасы хәбәр итә.
Спортчының тренеры - Артур Миңнеханов.