Тәтеш районында Җиңү көненә бәйрәм чаралары программасы тәкъдим ителде
Тәтештә Җиңү көненә бәйрәм чаралары программасы тәкъдим ителде
Иртәнге сәгать унда тантаналы митинг була. 11.00 сәгатьтә «Җиңүле май!» дигән музыкаль-шигъри программа (үзәк китапханә бинасы янында) һәм шашка һәм шахмат ярышлары (үзәк парк) планлаштырылган.
15 сәгатьтә район мәдәният йорты мәйданыннан Свердлов урамы буйлап Дан Мемориалына кадәр «Үлемсез полк» колоннасы йөреше, 15.20 сәгатьтә «Үлемсез полк» митингы (Дан Мемориалы) көтелә. Бу турыда «Тәтеш таңнары» хәбәр итә.
19.00 сәгатьтә – «Сугыш еллары җырлары» дигән концерт программасы (үзәк стадион), 20 сәгатьтә кичке күмәк бәйрәм (үзәк парк), 22 сәгатьтә бәйрәм салюты көтелә.
Бәйрәм чаралары уңаеннан 9 майда 8.00-23.00 сәгатькә кадәр Свердлов һәм Ленин урамнары кисешкән урыннан алып Ленин – Горький урамнары чатына кадәр, 19.00 сәгатьтән Ленин – Горький урамыннан алып Ленин – К. Либкнехтка кадәрге участоклар ябылып торачак.