Саратовта Коръән үзәге гадәти булмаган бәйрәм оештырган
Саратов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге үз укучыларын Ураза бәйрәмендә гадәти булмаганча котлаган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
2022 елның 3 маенда ат клубына бару оештырылган. Анда индивидуаль программа буенча укучы малайлар һәм кызларны алып барганнар.
«Изге Рамазан тәмамлану хөрмәтенә без табигатькә барырга, атларда йөрергә һәм укучыларыбыз белән вакытны яхшы уздырырга булдык. Балалар бу көнне бик көттеләр», – дип билгеләп үтте үзәкнең укытучысы Зарема Эльсаева.
Малайлар һәм кызлар атлар турында бик күп кызыклы фактлар белде һәм викторинада катнашты. Мәсәлән, алар атларның Изге Коръәндә биш тапкыр искә алыну турында ишетте, диелә хәбәрдә.