9 май көнне Казан халкы өчен өстәмә автобуслар җибәреләчәк
9 май, Җиңү көнендә, Казан халкы өчен өстәмә автобуслар җибәреләчәк. Бу көнне алар зиратларга кадәр түбәндәге маршрутлар буенча йөриячәк:
84 нче номерлы маршрут – Халитов урамыннан Киндери зираты аша Чебакса поселогына кадәр;
201с номерлы маршрут – Җиңү проспектыннан Самосыр зиратына кадәр;
202с номерлы маршрут – Чехов базарыннан Самосыр зиратына кадәр;
204с номерлы маршрут – Дәрвишләр поселогыннан Дәрвишләр поселогындагы зиратка кадәр;
205с номерлы маршрут – Тимерьюлчылар мәдәният йортыннан Юдино поселогындагы зиратка кадәр;
206с номерлы маршрут – Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр;
207с номерлы маршрут – Самосыр зиратыннан «Курган» җирләү комплексына кадәр;
208с номерлы маршрут – Гаврилов урамыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр;
209с номерлы маршрут – Вахитов мәйданыннан Яңа Татар зиратына кадәр;
210с номерлы маршрут – Самосыр зиратыннан Мөселман зиратына кадәр.
Моннан тыш, бу көнне 2, 23, 37, 46, 56, 71, 72 нче номерлы автобуслар һәм 2, 3, 5, 7 нче номерлы троллейбуслар линиягә эш көне графигы буенча чыгачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 9 нчы майда автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 23:30 га кадәр йөриячәк.