Быел Россиядә 700 меңгә якын кеше круизларда ял итә алачак
2022 елда Россиядә 700 меңгә якын кеше круизларда ял итә алачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Ростуризм башлыгы Зарина Догузовага сылтама белән хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, круизда туристлар агымы, барыннан да элек, теплоходларның сыйдырышлылыгы һәм санына бәйле.
«Без быелгы круиз сезонында туристларга 100гә якын теплоход хезмәт күрсәтер һәм 700 меңгә якын турист круизларда ял итә алыр дип өметләнәбез», - дип ачыклык кертте Догузова.