Арендаланган йортта бер кешене ток сугып үтергәннән соң, башка зыян күрүчеләрне эзлиләр
Татарстанда иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы эшне тикшерү дәвам итә. Ул Салмачы бистәсендә арендага алынган бер коттеджның бассейнында 37 яшьлек ир-ат һәлак булганнан соң кузгатылган иде. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Шунысын да искәртик: фаҗига узган елның 18 июлендә булды. Компания Салмачы бистәсендә коттедж арендалаган. Ир-ат бассейнда коенып чыгарга уйлаган һәм ток сугып, шунда ук һәлак булган. Хатыны һәм иптәш кызы аны коткарырга дип суга кергән, әмма аларны да ток суккан.
Тикшерүчеләр әлеге коттеджны арендалаган һәм шулай ук бассейнда коенганда яки электр приборлары белән эш иткәндә зыян күргән кешеләрне эзли.
Бу хакта 8-843-228-76-50 телефоны аша хәбәр итүне сорыйлар.