Путин мәктәпләрдә Россия гимнын башкару идеясен хуплады
Россия лидеры Владимир Путин ил мәктәпләрендә флаг күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару идеясен хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге тантаналар лаеклы рәвештә узарга тиеш.
«Гимн һәм флагка килгәндә, бу дөрес һәм кирәк. Әмма моның лаеклы рәвештә эшләнүе шарт», - диде дәүләт башлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының күзәтүчеләр советы утырышында.
Аның фикеренчә, мондый тантаналарны оештыру мөмкин булмаган урыннарда әлеге инициативаны кичектерергә кирәк. Процедура әлеге символларның әһәмиятенә туры килергә тиеш, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Шунысын да искәртик: 1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә гимн башкара һәм дәүләт флагын күтәрә башлыйлар.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова элегрәк республика мәктәпләрендә Татарстан гимнын башкару мөмкинлеген бәяләгән иде.