Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан икътисадны тотрыклы итү өчен чаралар күрә
«Күпмилләтле халык киләчәккә ышанычлы карый һәм бу процессларның тәмамлануын көтә”, - диде ул .
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең халыкара хезмәттәшлек һәм ватандашларга ярдәм итү буенча Генераль Советы комиссиясе утырышында катнашты.
Әлеге утырыш Мәскәүдә узды. Республика парламенты матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
"Сергей Викторович [Лавров] әйтүенчә, бу - цивилизациянең тарихи үсешендә борылыш этабы. Әлеге шартларда безнең төбәкләрдә милләтара тынычлык һәм татулык көчләрен берләштерү актуальләшә бара. Россия Президенты кабул иткән превентив чараларга, безнең Кораллы көчләрнең гамәлләренә ярдәм итү – болар барысы да бөтен илне берләштерде. Без бу сәясәтне хуплыйбыз", - дип шәрехләде Фәрит Мөхәммәтшин утырыш нәтиҗәләрен.
Ул ассызыклаганча, Татарстан икътисадны тотрыклы итү, Көнбатыш илләре санкцияләренә каршы тору өчен чаралар күрә. "Күпмилләтле халык киләчәккә ышанычлы карый һәм бу процессларның тәмамлануын көтә. Шулай ук ватандашлар белән эшне көчәйтү турында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм „Бердәм Россия“дән Дәүләт Думасы депутатларыннан кыйммәтле тәкъдимнәр әйтелде. Бүген утырышта яңгыраган тәкъдимнәр Россиянең барлык субъектларында, аерым алганда, Татарстанда ярдәм табачак", - дип өстәде партиянең төбәк бүлеге секретаре.