Чувашиядә сугыш-әфганчы Ришат Гыйбатдинов истәлегенә волейбол турниры узган
«Спортчылар һәм оештыручылар тынычлык, дуслык һәм тынычлык сорап, дога кылды», — диде Хәйдәр Сафиуллин.
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Чувашиянең «Кетне» футбол-спорт клубында сугыш-әфганчы Ришат Гыйбатдинов истәлегенә хезмәт ветераннары арасында волейбол турнирын уздырганнар. Турнирда Чабаксар, Канаш, Ибрес һәм Комсомольск командалары катнашкан.
«Коръән аятьләре һәм сәламләү сүзләре белән турнирның тантаналы өлешен Чувашиянең имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин башлап җибәрде. Барлык ветеран сугышчылар парадлы киемнәрдән килгән иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашиянең өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин.
Сәламләү сүзләре белән Урмай авыл җирлеге башлыгы Минзәет Зәйнуллин чыгыш ясаган. «Турнирга Ришат Гыйбатдиновның туганнары — Румия ханым, Харис Гыйбатдинов, Нәҗметдинов Сахров килгән иде, алар барлык килүчеләрне хәтер көне белән котлады. Линар Габдуллов кораллардан торган күргәзмә оештырган иде», — ди ул.
«Очрашуның тантаналы өлешен командаларның уены белән дәвам итте, һәркем кызыксынып күзәтте. Дустанә турнирдан соң, тәм-томнар белән сыйланып, спортчылар һәм оештыручылар тынычлык, дуслык һәм тынычлык сорап, дога кылды», — диде автономия рәисе.