Доллар бәясе 90 сумнан төште
Евро 100 сумнан кимеде.
1 марттан бирле беренче тапкыр доллар курсы 90 сумнан төште.
Бу турыда РИА Новости агентлыгы Мәскәү биржасы белешмәләренә сылтама белән хәбәр итте.
«Көн дәвамында Америка валютасы төшүен дәвам итеп, психик яктан мөһим булган күрсәткечне – 90 сумны узды», диелә бу хәбәрдә.
Евро исә 100 сумнан кимеп, 98,32 сум булды.