Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә җитештерелми торган даруларның аналогын эзли
Чит ил фармацевтика компанияләре киткән очракта, дарулар кытлыгы булмаска тиеш, шуңа күрә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә һәм аңа дустанә илләрдә җитештерелми торган даруларның аналогларын эзләү белән шөгыльләнәчәкләр. Дәүләт Думасы, фармкомпанияләр вәкилләре, шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаганча, 21 мартта төбәкләргә Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник фармакологы Владимир Петровның бу турыда карары җибәрелгән дип яза «Ведомости» газетасы. Вице-премьерТатьяна Голикова йөкләмәсе буенча, ведомство штаттан тыш белгечләренә төбәк коллегалары белән чит ил препаратларын алыштыру вариантлары турында фикер алышу үтенече белән мөрәҗәгать иткән.