Татарстаннан ДНР һәм ЛНР га ике тонна гуманитар йөк җибәрәләр
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Транснефть — Прикамье» АҖ хезмәткәрләре коллективы ДНР һәм ЛНР да яшәүчеләр өчен 200 тартма продукт җыелмасы әзерләгән. Тартмаларның һәрберсенә 8,5 кг азык-төлек тутырылган. Гуманитар йөкнең авырлыгы якынча 2 тонна булган.
«Татар-информ»га компаниядә сөйләүләренчә, һәр тартмада ярма, макарон, он, үсемлек мае, консерва, шикәр, конфет, чай һәм башка озак саклана торган продукт һәм башка беренчел кирәк әйберләр бар.
Гуманитар ярдәм берничә көндә җыелган. Ихтыяҗ булган очракта, коллектив алга таба ярдәм итәргә җыена.