«Үлемсез полк» акциясе быел оффлайн узарга мөмкин
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Җиңү көненә багышланган һәм ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясе быел традицион форматта узарга мөмкин.
РИА Новости хәбәр итүенчә, бу хакта Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе урынбасары, «Җиңү волонтерлары» Үзәк штабы рәисе Ольга Занко (Амельченкова) белдерде.
«Быел „Үлемсез полк“ акциясе традицион форматта узарга мөмкин. Хәзерге вакытта фикер алышулар бара, карар баш оештыручы белән берлектә кабул ителәчәк», — дип белдергән депутат Җиңү көненә волонтерлар җыюга багышланган конференция вакытында.
Әмма, ул билгеләп үткәнчә, волонтерлар акцияне онлайн-форматта да, гадәти рәвештәдә дә уздыруга әзерләнә.
Тантаналы чара коронавирус пандемиясе аркасында ике ел дәвамында дистанцион рәвештә узды.