Татарстанда коронавирустан тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз үлгән
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында биш үлем очрагы теркәлгән.
1933, 1970, 1973 елларда туган өч ир-ат, һәм 1939 һәм 1949 елларда туган хатын-кызлар үлде, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Пандемия башланганнан бирле Covid-19 1688 татарстанлының үлеменә сәбәпче булган.