Казанда Галимҗан Барудиның 165 еллыгына яңа китап дөнья күрде
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның хезмәте хәзерге заман татар теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкты. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китап хәдисләр җыентыгы булып тора һәм Казанның «Иман» нәшриятында «Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап» исеме белән басылды. Оригиналь хезмәт үзе өч китаптан тора. Хезмәт Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров тарафыннан тәрҗемә ителде һәм кайбер хәдисләргә аңлатмалар бирелде.