«Сәләт»кә соңгы өч көндә ковидлы кеше белән аралашмаган балаларны гына алачаклар
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Җәйге каникулларда эшли торган «Сәләт» аланнарына балаларны сәламәт булу турындагы белешмәләр белән генә кертәчәкләр. Булачак сәлкешләрнең соңгы өч көндә ковидлы кеше белән аралашмавын раслый торган документы булырга тиеш. Бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт Клубының IX президенты Айгөл Габдрахманова «Татар-информ» журналистына әйтте. «Җәйге ялларын бездә уздырырга теләүче балалар сәламәт булуларын дәлилли торган махсус медицина белешмәләре белән киләчәк. Бу сезонда да, эпидемиологик ситуациягә карап, соңгы өч көндә ковидлы кеше белән аралашмавын дәлилли торган белешмәләр белән генә кабул итәчәкбез. Былтыр бөтен персонал аланнарга ПЦР- тестлар биреп керде», — диде «Сәләт» үзәге директоры. Аның сүзләренә караганда, чит илләдә яшәүче татар балаларын да кабул итәргә мөмкиннәр. «Эпидемиологик вазгыять һәм илләр арасындагы мөнәсәбәтләр ачыкланып бетсә, чит илләрдән дә балаларны кабул итәчәкбез. Ә инде Татарстаннан читтә яшәүче балалар безгә кушыла алмаса, теләге булганнар безнең аланнар эшен онлайн каналлар аша карый алачак», — дип өстәде ул.