Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә. Төнлә 15-17 м/с, көндез аның тизлеге 16-21 м/с тәшкил итәчәк.
Һава торышы болытлы, аязучан булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, ә көндез көнбатыш районнарда бераз кар явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы -4...-9 градуска кадәр, урыны белән -14 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 0...-5 градуска кадәр көтелә.