Чаллыдагы сквер энергетик Рәфыйк Айсин исемен йөртәчәк
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда депутатлар топонимика буенча комиссиянең шәһәрнең кайбер объектларына исем бирү турындагы тәкъдимнәрен раслады.
ГЭС бистәсендәге Гидротөзүчеләр урамы белән Ямашев бульвары чатында урнашкан скверга Түбән Кама ГЭСының элеккеге директоры Рәфыйк Айсин исемен бирергә тәкъдим ителә. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Рәфыйк Гыйльметдин улы 1947 елда Каракалпакиядә туган. Мәскәү энергетика институтын тәмамлаганнан соң Красноярск, Нурек, Токтогуль ГЭСларында эшли. 1977 елдан Чаллыга Түбән Кама ГЭСына килеп, 1988 елдан аның җитәкчесе була. Ике ел Әфганстандагы Пули-Хумри ГЭСында техник мәсьәләләр буенча киңәшче булып эшли.
Рәфыйк Айсин — «Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре» (1997), «Татарстан Республикасының атказанган энергетигы» (2002). Түбән Кама ГЭСы һәм Татэнерго гимннарының авторы.
Аның инициативасы белән һәм аның редакциясе астында Түбән Кама гидроузелының тарихы һәм кулланылышы турында язылган «Гидростанциянең алтын утларында» китабының ике басмасы дөнья күрде. Шигырь һәм очерклары тупланган биш китабы басылды. 2009 елның 12 апрелендә вафат булды.