Чаллыда урамда пистолетка охшаш әйбер тотып йөргән ир-атны эзлиләр
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә һәм пабликларда Чаллыда төшерелгән видео чыкты. Анда күренгәнчә, урам буйлап бер ир-ат чайкалып бара, ә кулына пистолетка охшаш әйбер тоткан. Җәяүле узып баручыларны куркытып кулы белән селтәнә башлый. Агентлыкка билгеле булганча, хәзер полиция хезмәткәрләре бу хәлгә ачыклык кертә һәм ир-атның шәхесен ачыклый.