Фазлыева: Авыр тормыш вазгыятендәге яшьләргә адреслы ярдәм күрсәтергә кирәк
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева 2022 елга яшьләр сәясәте үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында — демография проблемаларын хәл итү, патриотизмны популярлаштыру һәм авыр тормыш хәлендә калган яшь кешеләргә ярдәм күрсәтү. «Беренче момент — гомерне һәм сәламәтлекне саклау, сәламәтлекнең сыйфаты, Татарстаннан читтәге яшьләрне дә җәлеп итү мәсьәләләре кергән демографик бурычлар. Икенче момент — авыр тормыш вазгыятендә калган яшь кешеләргә ярдәм итү. Безнең өчен бу төп мәсьәлә булып тора. Аларга адреслы ярдәм итәргә кирәк», — диде ул Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында. «Өченче момент — патриотизм формалаштыру. Бу Татарстан территориясендә яшьләр белән эшләүгә бәйле. Бу мизгелләр бер үк дәрәҗәдә мөһим», — диде ул. Ул ассызыклаганча, яшьләр сәясәтенең барлык бурычлары ведомствоара хезмәттәшлек шартларында гына хәл ителә ала. Аның сүзләренчә, яшьләр белән бергә тиешле нәтиҗәгә килү өчен көчләрне берләштерергә кирәк.