Татарстанда машина йөртүчеләргә буранлы юлда иминлек кагыйдәләре турында искәрттеләр
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразлавынча, алдагы тәүлектә Татарстан территориясендә буран вакытында күз күреме начарлану, көчле җил һәм кар, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.
Һава шартлары начарлану сәбәпле, республика Дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә. Сәфәргә чыгу алдыннан автомобильнең техник хәлен тикшерергә, юлда куркыныч маневрлар ясамаска һәм иминлек тизлеген сакларга кирәк.
Балаларны машинада бары тик махсус утыргычта йөртергә, ә йөртүчеләргә һәм псссажирларга иминлек каешларын эләктерергә кирәк, диелә хәбәрдә.