Медикларга түләр өчен Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды 17 миллиард сум бирә
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хаклары түләр өчен Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды бюджетыннан 17 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналы. Премьер-министр әйтүенчә, коронавирус пандемиясенең һөҗүменә карамастан, мөһим кадрлар мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә. «Быел безнең медицина учреждениеләренә эшкә яңа хезмәткәрләр аз килмәс — таләп ителгән белгечләр: 11 меңгә якын табиб һәм 13 меңнән артык урта медицина хезмәткәрләре», — диде Мишустин.