Татар дәүләт филармониясенең элеккеге директоры Әсхәт Сафин вафат булган
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең элеккеге директоры Әсхәт Сафин вафат булган.
«Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы филармониянең элеккеге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсхәт Зөфәр улы Сафинның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша», дип хәбәр итте оешманың матбугат хезмәте.