«Татар-информ»ның криминал бүлеге җитәкчесе Светлана Беловага күкрәк билгесе бирелде
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев Россия матбугаты көнен бәйрәм итү уңаеннан эчке эшләр органнары эшчәнлеген яктыртучы журналистларны бүләкләү турындагы боерыкка кул куйды.
Бүләкләнүчеләр арасында «Татар-информ» агентлыгының рус редакциясе баш мөхәрриренең беренче урынбасары, криминаль яңалыклар бүлеге җитәкчесе Светлана Белова да бар. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының «Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеген яктыртуга керткән өлеше өчен» күкрәк билгесенә лаек булды.
Светлана Владимировна хокук саклау темасын 21 ел дәвамында яктыртты, « Калкан һәм кылыч» конкурсы, Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең «Ышаныч һәм иминлек» республика конкурсы җиңүчесе һәм призеры, шулай ук «Алтын Георгий» халыкара конкурсы лауреаты булды.
5 ел дәвамында Светлана Владимировна «Эфир» телеканалы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак проекты – хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү турында «Эзләү зонасы» программасы редакторы булып эшләде. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.