Алма-Атада атыш вакытында дүрт яшьлек кыз бала һәлак булган
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанның элеккеге башкаласы Алма-Атада атыш вакытында дүрт яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу хакта Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аружан Саин сөйләде, дип хәбәр итә Telegram-каналда Tengrinews.kz порталы. Фаҗига 7 гыйнварда булган. Кыз башка өч бала белән бергә машинада бара торган булган, Сәйфуллин һәм Сатпаев урамнары чатында автомобильгә атканнар. Элегрәк Алма-Атада күпләп тәртипсезлекләр вакытында әти-әнисе белән бергә урамда йөргән 11 яшьлек баланың утлы корал ярасыннан үлеме билгеле булган иде. Моннан тыш, 15 яшьлек үсмер автомобильгә атканда зыян күрә.