Алма-Атадан россиялеләр өч самолетта эвакуацияләнде
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген РФ Оборона министрлыгының өч хәрби-транспорт авиациясе самолеты Казахстаннан россиялеләрне эвакуацияләде. Алар Алма-Атадан Мәскәү өлкәсенең Чкалов аэропортына очты. Бу хакта Россиянең Алма-Атадагы Генераль консуллыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Беренче өч самолет 100әр кеше белән Чкаловский аэропортына очты», - дип аңлатты Алма-Атада РФ Генераль Консуллыгының консул-киңәшчесе Владимир Малышев. Дипломат сүзләренә караганда, Россиягә эвакуация рейсларын җибәрү барлык теләүчеләр беткән вакытка кадәр дәвам итәчәк. «Сорау - барысы да Чкаловка очачакмы... Бәлки, барысы да булмас», - диде ул. Башта рейслар җирле вакыт белән 17.00дән 18.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты буенча 14.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр) булыр дип ниятләнгән иде. Ике самолет Алма-Ата аэропортыннан очарга тиеш була, әмма гражданлык һава судноларын Иваново һәм Оренбург аэропортлары билгесез срокка кабул итүдән туктый.