Әлки районында Яңа елга иң оста бизәүчеләр бүләкләнде
(Әлки, 3 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). Бүген, 3 гыйнварда, узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яңа елга үз территорияләрен иң матур бизәгән оешма-предприятиеләр бүләкләнде. Әлеге конкурста беренче урынны Нәби Дәүли исемендәге гимназия яулады. Икенче hәм өченче урыннарга «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Базарлы Матак участогы, янгын сүндерү часте лаек булды. Яңа елга Тыл хезмәткәрләре скверы бик шәп бизәлгән дип табылган. Аны шулай матур итеп Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее бизәгән. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Александр Никошин тапшырды.