Казанда трактор һәм автобус бәрелешкән, бер бала зыян күргән
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда авария Фучик тукталышы янында килеп чыга, анда трактор һәм автобус бәрелешә. Авариядә җәмәгать транспортының арткы бамперы өзелеп төшә.
Юл-транспорт һәлакәтендә автобуста утырган бала зыян күргән. Шаһитлар «Татар-информ»га аны төрле җәрәхәтләр алган хәлдә якындагы хастаханәгә алып киткәнлекләрен хәбәр итте.