Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә вакцинациягә ажиотажга аңлатма бирделәр
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе поликлиникасында коронавируска каршы вакцинациягә ажиотаж күзәтелә. Бик зур чират хасил булган.
«Кешеләргә QR-код кирәк, шуңа сырхауханәдә шундый зур чират. Моңарчы прививкага баруны тәвәккәлли алмыйча, озак сузып йөргән кешеләргә дә хәзер тиз арада прививка ясату кирәк булды. Шулай ук, прививканы элегрәк ясаткан, ләкин дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетлары булмагач, QR-код ала алмаучылар да белешмә сорап килгәннәр», — дип сөйләгән Инстаграмда хастаханә аккаунтында 1 нче поликлиниканың терапевтик бүлеге мөдире Фәридә Исхакова.
«Кешеләрнең берсен дә кире бормыйбыз. Безгә теркәлгәннәрне дә, безгә беркетелмәгәннәрне дә кабул итәбез. Эш киренке бара, шимбәдән бирле 8 дән 18 сәгатькә кадәр халык агымы булды. Бик күп кешегә прививка ясатсак, вирус кими башлар дип өметләнәбез», — дигән табиб.