Рөстәм Миңнеханов Дубайда Экспо-2020 күргәзмәсендә Казахстан павильонын карады
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә Казахстан павильонында булды. Экспо (Expo) бөтендөнья күргәзмәсе — техник һәм технологик казанышларны күрсәтү өчен индустриальләштерү һәм ачык мәйданчык булып торган халыкара күргәзмә. 2021 елның 1 октябреннән 2022 елның 31 мартына кадәр узачак. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре «Тотрыклылык, мобильлек һәм мөмкинлекләр» дигән тема белән «Акылларны берләштереп, киләчәкне булдырып» темасы сайланган. Казахстан экспозициясе кысаларында ил үсешенең төрле этаплары тәкъдим ителгән. Рөстәм Миңнехановка мәдәни төрлелек, кеше һәм табигый байлыкларның муллыгы, шулай ук Казахстанның туризм, технологик һәм инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Тактиль өслекләр белән интерактив инсталляцияләр килүчеләргә бай табигать ландшафтлары белән танышырга мөмкинлек бирә. Казахстан павильонында шулай ук кеше һәм ясалма интеллектны берләштерә торган югары технологияле интерактив тамаша да күрсәтелә, диелә хәбәрдә.