Собянин Миңнехановка Мәскәү урбанистика форумында катнашкан өчен рәхмәт белдерде
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Мәскәүдәге урбанистика форумының дискуссияләрендә катнашкан өчен рәхмәт әйтте. «Суперйолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» дип аталган әлеге форум 1-4 июльдә «Зарядье» паркында узды. Бу хакта «Татмедиа»ның Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева хәбәр итте. Татарстан Президенты спикер буларак, форумның «Инфраструктура алгарышы. Территориаль үсеш мегапроектлары» дискуссиясендә катнашты. «Киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәм», — диде Сергей Собянин Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. Мәскәү урбанистика форумы шәһәр үсеше мәсьәләләрен тикшерү өчен төп халыкара мәйдан булып тора. Форумның эш программалары кысаларында йөз сессия уздырылган, алар эшендә бер мең ике йөздән артыграк делегат катнашкан. Форумда утыз җиде илдән йөз сиксәннән артык чит ил һәм Россиядән өч йөз спикерлар чыгыш ясады.