Якын көннәрдә Казанда әбиләр чуагы көтелми
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы көннәрдә Казанда әбиләр чуагы көтелми. Бу атнада кыска вакытка җылытуны әбиләр чуагы дип булмый. Профессор, география фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының метеорология, климотология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде. «Бездә хәзер көнбатыш процесс бара, ул бик тотрыксыз. Дүшәмбе һәм сишәмбе без Атлантик циклонның җылы өлешендә идек, шуңа күрә Казанда җылы булды. Ләкин бу әле әбиләр чуагы түгел. Классик әбиләр чуагы вакытында антициклон хакимлек итә, коры һәм кояшлы була», — диде ул. Спикер әбиләр чуагының безнең киңлектә ешрак сентябрь уртасы яки айның икенче яртысында, сирәк кенә октябрьдә булуын әйтте. Алтын көз антициклон килеп, коры һәм кояшлы һава урнашкач башлана. Көндезге температура 20 градуска кадәр, хәтта аннан да югарырак, күтәрелергә мөмкин. Әбиләр чуагы бер-ике көннән алып, ике атнага кадәр барырга мөмкин. Әмма Казанда әбиләр чуагы бөтенләй булмаган еллар да бар иде. «Якын көннәрдә без әбиләр чуагын күрмәбез. Бездә элеккечә көнбатыш процесс хакимлек итә. Бу циклон киткәч, аның урынына икенчесе көньяк-көнбатыштан киләчәк, аннары өченчесе — Атлантикадан. Һава торышы тотрыксыз. Якындагы ун көндә аны тоткарлаучы антициклон көтелми», — дип нәтиҗә ясады Юрий Переведенцев.