Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Россиядә медицина волонтерлыгы пионеры булды
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Россиядә медицина волонтерлыгы пионеры, ирекле эшчәнлек лидеры булды. Бу хакта Казан дәүләт медицина университетында «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге активы белән очрашуда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. «Волонтерлар күбәйде һәм бу сөенечле. Иң мөһиме, бу кешеләр йөрәк кушуы буенча эшли. Шунысы куанычлы, пандемия чорында медуниверситет, уку процессын өзмичә, сәламәтлек саклауга актив ярдәм итә, табиблык корпусын ныгытуга бөтен көчен бирә», — диде ул. Аның сүзләренчә, узган елның язында университет укытучылары, клиника ординаторлары беренчел звено, шул исәптән вакытлы йогышлы авырулар госпитальләре табиблары булган. «Студентлар урта һәм кече персонал вазифаларын башкарды. Гомумән алганда, медицина университетының 2 меңнән артык вәкиле кушылды һәм пандемиягә каршы тору, дәвалау-диагностика ярдәме күрсәтү чараларында катнашуларын дәвам итә. Сезнең кайгыртуыгыз аркасында йөзләрчә һәм меңнәрчә гомер саклап калынды", — диде Мөхәммәтшин. Ул Татарстанда пандемия башыннан ук «Бердәм Россия» химаясында волонтерлык үзәге ачылуын да искәртте. «Казан дәүләт мудицина университетының 500 волонтер-медиклары уртак бәла белән көрәшкә актив кушылды. Сезнең битараф булмавыгыз, хастаханәдә үткәргән сәгатьләрегез, авыруларны кабул итүегез, табибларга, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга, өлкәннәргә транспорт ярдәме, дарулар һәм продуктлар китерү чын күңелдән хөрмәткә һәм рәхмәт сүзләренә лаек. Мондый алым белән сез чын табиблар булачаксыз», — диде ул. Парламент башлыгы сүзләренчә, республикада сәламәтлек саклау системасына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Ун елда 600 беренчел звено объекты — 557 фельдшер-акушерлык пункты һәм 43 табиб амбулаториясе төзелде. «Быел аларга тагын 42 ФАП һәм дүрт амбулатория өстәләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ерактагы торак пунктларда яшәүчеләр өчен дүрт мобиль поликлиника эшли башлады», — дип йомгаклады ул.