Габдулла Тукайның Пермь краенда яшәүче туганнары Казанга килде
(Казань, 21 август, «Татар-информ»). Казанга Пермь краеның Барда районныннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары килде. Алар — Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы — Зиннәтулла картның оныклары. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эшлекле сәфәр кылганда башкалабызга чакырган иде. 20 августта «Таң» газетасының баш редакторы Эльмарт Уразов, Рафик Акманаев, Альфия Якупова һәм 9 яшьлек Динара Мөстәкыймова Бөтендөнья татар конгрессына килделәр һәм «Дөнья студиясе»ндә тапшыруда катнаштылар.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә , милләттәшләребез 3 көн дәвамында Казан һәм Татарстанның тарихи урыннары белән танышычак: Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә булачаклар, Яңа Кырлай, Кушлавыч, Өчиле авылларын, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен зиярәт итәчәкләр, шулай ук Иске татар бистәсе һәм Казан кирмәнендә экскурсия, Г.Тукай һәйкәлләренә чәчәк салу планлаштырылган.